Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

2022 елда район үзәк хастаханәсендә яңа ачылган компьютер томографы кабинетында 1873 тикшерү үткәрелгән

2021 елда район үзәк хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтүнең диагностикасын яхшырту һәм сыйфатын күтәрү максатыннан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында рентген компьютер томографиясе кабинеты ачылды.

          Яңа коронавирус инфекциясе таралган пандемия чорында Актаныш үзәк хастаханәсендә компьютер томографының кирәклеге аеруча актуаль иде. Пациентларны тикшерергә уңайлы булсын өчен компьютер томографы хастаханәнең беренче катында, кабул итү, инфекцияле авыруларны дәвалау, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге белән янәшә урнаштырылды. Актаныш районына иң якын рентген компьютер томографы бездән 140 км ераклыктагы Чаллы шәһәрендә генә бар. Бу район халкы өчен зур уңайсызлыклар тудырды. 
    2022 елда компьютер томографы аша 1873 тикшерү үткәрелгән. 

Реклама

    Район үзәк хастаханәсендә томограф булмаган вакытта башка медицина учреждениеләрендә 2019 елда 156 кеше, 2020 елда 189 кеше КТ-тикшерүен узган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев