Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Син-минеке, мин-синеке

Гашыйклар көнендә безнең сораштыру: Учакка утын өстәп тормасаң сүрелә ул!

Гашыйклар көне турында актанышлылар төрле фикердә. Берәүләр аны безнең бәйрәм түгел ул, дисә, икенчеләр 14 февральне көтеп ала.

          Йөргән кызын, егетен, хатынын, ирен бәйрәм белән тәбрикләп төрле сюрпризлар ясый. Нәкъ шушы көнне ресторанда махсус бәйрәм өстәле әзерләтеп кабат мәхәббәтләренә яңа сулыш өргән, кайгыртуын, назын белдергән Актаныш парларын да беләм. Андыйларга сокланып, "Афәрин!" генә дияргә кирәк. 

         Чәчәк сатучы кибетләрдә дә 14 февральдә заказлар күп була икән. Бигрәк тә көннең икенче яртысында, кичләрен чәчәк гөлләмәләре сорап керүче ир-егетләр күбәя. 57 бистәдә чәчәк сатучыларның берсе Ләйсән Латыйпова "Гашыйклар көне якынлашуга әзерләнеп торабыз, төрле композицияләр ясыйбыз", ди. Аның күзәтүләре буенча яңа гына гаилә төзегән яшь ир-егетләр иң күп сатып алучылар рәтендә. 

           "Бакчачы" кибете хуҗасы Дания Сәетзадина исә соңгы елларда "Гашыйклар көне" нең тәэсире сүрелеп киткәнен әйтте. Бу. әлбәттә,  коронавирус пандемиясенең халык кәефенә тәэсире белән бәйле булгандыр.

  - Гашыйклар көне чит илдән кергән бәйрәм. Шулай булса да нигә аны бәйрәм итмәскә? Психологлар һәр нәрсәнең яхшы ягын күрегез, ди бит. Гашыйклар көнендә хатыныңа, иреңә мәхәббәтеңне белдерү учакка утын өстәгән кебек була, елга бер тапкыр гомер иткән парыңны сөендерүнең бер начар ягын да күрмим,-  ди тәҗрибәле бакчачы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев