Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

ЗАГС бүлегендә бүген бер никах теркәлде, ике бала туу турында таныклыкка ия булды

14 февраль, сишәмбегә туры килсә дә ЗАГС бүлегендә бер парыбыз никахларын рәсмиләштерергә өлгерде инде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева әлеге яңа гына ир һәм хатын статусын алган парларга изге теләкләрен җиткереп гаиләләренә тигез, матур мәхәббәт теләде.

           Иртәнге сәгатьләрдә үк Гөлфинә Баян кызы тагын ике гаиләнең шатлыклы вакыйгаларын рәсмиләштерде.

Райондашларыбыз санын арттырып дөньяга килгән ике сабыйның әти-әнисенә  туу турында таныклык тапшырды. Солтанов Әмирхан Динар улы исә ЗАГС бүлегендә 2023 елның егерменче баласы булып теркәлде. Әмирхан- Солтановларның өченче нарасыйлары. Әтисе Динар Айдар улы һәм әнисе Фирая Фларит кызының көтеп алган уллары. 

- Яңа туган сабыйлар озын гомерле, булсыннар,  әти-әниләренең бәхетле кочагында  тәрбияләнеп илебезнең лаеклы гражданнары булып үсеп җитсеннәр,- диде ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу яңалыклар белән уртаклашканда.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев