15 март 2026 яңалыклары
-
«Шатлык» биючеләре дә «Сандугач сайрар илем – 2026» фестивалендә иң яхшылар булып танылды
Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» хореография ансамбле чираттагы тапкыр осталыгын һәм профессиональлеген исбатлады. Коллектив «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән ел саен үткәрелүче XXIX «Сандугач сайрар илем – 2026» төбәк балалар иҗаты фестивалендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
«Ак инеш» бию ансамбле «Сандугач сайрар илем – 2026» төбәк фестивалендә I дәрәҗә лауреат булды
Актаныш биючеләренең зур уңышы- балалар сәнгать мәктәбенең «Ак инеш» бию ансамбле «Сандугач сайрар илем – 2026» төбәк фестивалендә I дәрәҗә лауреат булды.
-
Медицина ветераны Даимә Вәлиевага 90 яшь
Актаныш авылында яшәүче, атказанган хезмәт ветераны Даимә Әхмәтзиядин кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
-
Актанышта ГТО комплексы өчен яңа мәйданчык төзеләчәк
Татарстанда быел 1 августка кадәр 12 районда, шул исәптән Актаныш районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы нормативларын тапшыру өчен яңа мәйданчыклар булдырыла.