«Шатлык» биючеләре дә «Сандугач сайрар илем – 2026» фестивалендә иң яхшылар булып танылды
Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» хореография ансамбле чираттагы тапкыр осталыгын һәм профессиональлеген исбатлады. Коллектив «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән ел саен үткәрелүче XXIX «Сандугач сайрар илем – 2026» төбәк балалар иҗаты фестивалендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
«Шатлык» бию ансамбле «Халык биюе» (катнаш төркем) номинациясендә мәртәбәле жюрины әсир итте. Җанлы һәм үзенчәлекле «Икмәк пешергәндә» номеры беркемне дә битараф калдырмады, тамашачыларга күңел җылысы һәм шатлык бүләк итте.
Бу җиңүгә ирешүдә ансамбль җитәкчеләре — Айзирәк Локманова белән Илдар Хәтмуллинның зур хезмәте ята. Аларның педагогик таланты һәм эшкә бирелгәнлеге балаларга мондый биеклекләргә ирешергә ярдәм итте.
Яшь биючеләребезне һәм аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә яңа иҗади уңышлар, кызыклы ксәхнә чыгышлары һәм югары иҗат офыклары телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев