«Ак инеш» бию ансамбле «Сандугач сайрар илем – 2026» төбәк фестивалендә I дәрәҗә лауреат булды
Актаныш биючеләренең зур уңышы- балалар сәнгать мәктәбенең «Ак инеш» бию ансамбле «Сандугач сайрар илем – 2026» төбәк фестивалендә I дәрәҗә лауреат булды.
Коллектив «Халык биюе» номинациясендә «Тыпырдатып биик әле» биюе белән чыгыш ясап җиңү яулады.
Ансамбль җитәкчеләре — Лилия Фәтхуллина һәм Алмаз Закиров. Котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев