Актаныш

Актаныш районы

16+
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Медицина ветераны Даимә Вәлиевага 90 яшь

Актаныш авылында яшәүче, атказанган хезмәт ветераны Даимә Әхмәтзиядин кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Медицина ветераны Даимә Вәлиева 40 ел гомерен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган, өлкән шәфкать туташы булып эшләгән.

Юбилярны истәлекле бәйрәме белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев, шулай ук үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Рөстәм Могтазиров килде.

Без дә барлык котлауларга кушып, Даимә әбигә озак еллар кайгыртучан һәм яраткан әни һәм дәү әни булып калуын, туганнары арасында, хөрмәт һәм ихтирамлы тәрбиядә яшәвен телибез. Ныклы сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев