Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышта ГТО комплексы өчен яңа мәйданчык төзеләчәк

Татарстанда быел 1 августка кадәр 12 районда, шул исәптән Актаныш районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы нормативларын тапшыру өчен яңа мәйданчыклар булдырыла.

Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 37 млн сум бүленәчәк, дип аңлашыла дәүләт сатып алулары порталындагы тендердан.

Яңа спорт зоналары түбәндәге районнарда барлыкка киләчәк: Азнакай, Актаныш, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән, Сарман, Әлмәт һәм Апас.

Тендер нигезендә, спорт җиһазларын сатып алу өчен федераль бюджеттан 20 млн сум, республика бюджетыннан якынча 17 млн сум бирү каралган. Тулаем контрактны үтәү вакыты — 2026 елның 31 декабренә кадәр.

Яңа мәйданчыклар республика мәктәпләрендә һәм яшьләр арасында спорт күнекмәләрен үстерү, ГТО нормативларын тапшыруны җиңеләйтү өчен мөһим адым булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев