16 декабрь 2024 яңалыклары
-
Вакытсыз арабыздан киткән «Актаныш» телевидениесе телеоператоры Марат Сәрраховның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз
Вакытсыз арабыздан киткән «Татмедиа» филиалы «Актаныш - информ» мәгълүмат үзәгенең «Актаныш» телевидениесе операторы Сәррахов Марат Нәкыйп улының якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм зур югалтуны кичерергә сабырлык телибез.
-
Актаныш телевидениесе корреспонденты Альбина Солтанова «Үз һөнәренең остасы» исеменә лаек булды
Бүгенге Алдынгылар слетында 30 райондашыбыз үз һөнәренең остасы исеменә лаек булды.
-
Актаныш телевидениесе хезмәткәрләре «ТАТМЕДИА» агентлыгы мактау кәгазьләренә лаек булды
Бүгенге Актаныш районы Алдынгылар слетында Актаныш телевидениесе хезмәткәрләре «ТАТМЕДИА» агентлыгы мактау кәгазьләренә лаек булды.
-
«Актаныш-информ» сайты редакторы Ләйсән Газизова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды
Бүген Актаныш районы хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалы хезмәткәрләре дә бүләкләнде. «Актаныш-информ» сайты редакторы Ләйсән Газизова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды.
-
Актанышның Алдынгылар җыенында геройларыбызның гаиләләренә «Батырлык» ордены тапшырдылар
Бүгенге хезмәтсөярләрне данлый торган Алдынгылар җыенында Украинада барган махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен актанышлылар герой якташларыбызны искә алдык. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган райондашларыбызның гаиләләренә «Батырлык ордены» тапшырды.
-
Бүген Актанышта «Алдынгылар слеты-2024» уза
Бүген Актанышта «Алдынгылар слеты-2024»- районыбызның хезмәт батырлары хөрмәтләнә, зурлана. Районыбызның иң абруйлы бәйрәмендә – алдынгылар җыенында Актанышның хезмәт сөючән 500 кешесе хөрмәтләнә.
-
Актаныш районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 68 укучы Татарстан Республикасы Чыршы бәйрәменә барачак
Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы 68 укучы Татарстан Республикасы Чыршы бәйрәменә барачак. Әлеге тантаналы бәйрәм 25 декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда уза.
-
Татар Суыксуы китапханәсендә безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән очрашу узды
Татар Суыксуы китапханәсендә махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән мөһим очрашу узды.