Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

«Актаныш-информ» сайты редакторы Ләйсән Газизова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды

Бүген Актаныш районы хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалы хезмәткәрләре дә бүләкләнде. «Актаныш-информ» сайты редакторы Ләйсән Газизова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды.

Ләйсән Глүс кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә «Намуслы хезмәте һәм Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясен мәгълүмати яктыртуны тәэмин итүгә зур өлеше өчен» лаек булды. Әлеге хөкүмәт бүләген коллегабызга Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.

Ләйсән Газизованы чын күңелдән котлыйбыз, җаваплы хезмәтендә алда да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев