Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Татар Суыксуы китапханәсендә безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән очрашу узды

Татар Суыксуы китапханәсендә махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән мөһим очрашу узды.

 1995 елда Татар Суыксуы авылында туган Алмаз Фәнәвис улы Хуҗин авылдашлары өчен батырлык һәм патриотизм символына әверелде.

Алмаз Хуҗин Татар Суыксуы мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, 2011 елда Актаныш технология техникумына укырга керә. Авыл хуҗалыгы машиналары белгече дипломын кулына алуга, ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китә. Чын ир-егет булып җитлегеп туган авылына кайткан яшь белгеч «Агыйдел» хуҗалыгында хезмәт юлын башлап җибәрә. Җыр-биюгә сәләтле, тапкыр сүзле Алмаз Карт авылында клубта да мәдәният хезмәте күрсәтә, районыбызның мәдәни тормышында актив катнаша.

Махсус хәрби операция башлангач, яу кырына киткән дуслары, авылдашлары, райондашлары өчен ут йота егет. Бу хәлиткеч вакыйгадан читтә кала алмавын аңлый һәм 2023 елның ноябрендә Актаныш хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә, биредә контракт төзи. Менә бер елдан артык Алмаз Хуҗин ватандашларыбыз белән бергә кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтеп неонацизмга каршы көрәшә.

Алмаз Фәнәвис улының чираттагы ялга кайтуын ишетеп, китапханәдә укучылар белән очрашу оештырылды. Фронтның үзәгеннән кайткан сугышчы авылдашларын үз күзләре белән күрү, аның фикерләрен ишетү, сөйләшү вакытында туган авылларыннан читтә барган вакыйгаларның да үзләренә бәйләнеше барлыгы турында белделәр.

Алмаз абыйлары балаларга хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасындагы дуслык, командалык рухы турында сөйләде. 

Укучылар янәшәдә генә үсеп, эшләп, Ватан сагына киткән авылдашларының батырлыгына һәм ныклыгына сокландылар. Фронттагы солдатның тормышы белән чын күңелдән кызыксынып,бик күп сораулар бирделәр.

Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина да очрашуда катнашты һәм:

Гап-гади татар авылында туып-үскән Россиянең батыр солдаты Алмаз Хуҗин белән горурланабыз. Авылдашыбызга һәм аның барлык көрәштәшләренә дошманнарны тизрәк җиңеп, туган илебезгә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез,-диде.

Бу очрашу укучыларның йөрәкләрендә тирән эз калдырды, аларга чын геройларның янәшәдә генә, һәркайсының Алмаз Хуҗин кебек кыю һәм тәвәккәл була алуын искәртте. Егетләр, кызлар чарадан тыныч күк йөзен саклаучылар турында онытмаска, истә тотарга һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк, дигән фикер белән таралышты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев