Вакытсыз арабыздан киткән «Актаныш» телевидениесе телеоператоры Марат Сәрраховның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз
Вакытсыз арабыздан киткән «Татмедиа» филиалы «Актаныш - информ» мәгълүмат үзәгенең «Актаныш» телевидениесе операторы Сәррахов Марат Нәкыйп улының якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм зур югалтуны кичерергә сабырлык телибез.
Район телевидениесенең чишмә башында ук торган, аны бүгенгесе өчен күп көч куйган кешеләрнең берсе иде ул. Агымдагы елда Татарстанның иң мәртәбәле җурналистлар бәйгесе "Бәллүр каләм" дә "Ел телеоператоры" исемен яулаган иде. Бүген "Татмедиа" агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән иде. Актаныш тапшыруларын караучылар район сулышын, яшәешен һәрдаим аның күзләре аша күрде...
Маратның урыны җәннәттә булсын! Якыннарына бу зур югалтуны кичерергә янә сабырлык телибез һәм кайгыны уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев