20 июнь 2025 яңалыклары
-
Актаныш район үзәк хастаханәсенең «Ак чәчәкләр» конкурсы җиңүчеләре белән танышыгыз
2022 елдан башлап Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев идеясе белән республика «Ак чәчәкләр» конкурсы үрнәгендә районкүләм «Ак чәчәкләр» конкурсы уза. 2025 елгы җиңүчеләр бүген район медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында билгеле булды. Аларны районыбызның хөрмәтле җитәкчеләре игълан итте.
-
Актаныш хастаханәсенең фельдшер-лаборанты Зәнфирә Нәбиева: Яратмасам, бер урында 37 ел буе эшләмәс идем!
Зәнфирә Нәбиева Актаныш район үзәк хастаханәсенең клиника-диагностика лабораториясенең фельдшер-лаборанты булып 37 ел хезмәт куя. Үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкарган ак халатлы фәрештәләрнең берсе Зәнфирә Ринат кызы бүген район Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада зур сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде.
-
Чалманаратта Җиңү байрагы белән махсус хәрби операция батырларының гаиләләренә килделәр
Чалманарат авыл җирлеге киң колачлы патриотик акциядә катнашты. Мәсәде авыл җирлегеннән кабул итеп алган Җиңү Байрагын тантаналы рәвештә Чалманарат, Калмаш, Шәбез, Түбән Гәрәй һәм Югары Гәрәй авылларының данлы кешеләре, истәлекле урыннары янында тукталыш ясап, Такталачык җирлегенә тапшырдылар.
-
«Хватит сидеть на диване»: Гроза рассказал о том, почему пошел на СВО из Татарстана
Житель Башкирии заключил контракт с Минобороны РФ в Татарстане.
-
Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумында Актаныш районы җаваплылары киңәште
Бүген Актаныш районы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар сайлап алу турында игълан итә
Субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: бер сыерга - 6300 сум исәбеннән, бер ана кәҗәгә һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиенә - 1000 сум исәбеннән.
-
Минсельхозпрод РТ сообщает об отборе заявок от граждан, ведущих личное подсобное хозяйство на возмещение части затрат
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан сообщает о проведении с 20 июня по 4 июля 2025 года приема заявок граждан, ведущих личное подсобное хозяйство на возмещение части затрат по содержанию дойных коров, козоматок и козочек старше одного года из расчета 6300 рублей на корову, 1000 рублей на козоматку и козочек старше одного года.
-
Актанышта Хәтер һәм кайгы көнендә күптөрле чаралар узачак
22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, Актанышта Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган истәлекле чаралар узачак. Район халкын аларга кушылырга һәм һәлак булганнарны искә алырга чакырабыз.
-
Югары Яхшый Сабантуенда колгадагы әтәчне 12 яшьлек кыз менеп алган
Сабантуйлар булганга ике атна вакыт узып китте, ә авыл халкы һаман да милли бәйрәмебездән алган тәэсирләр белән яши. Югары Яхшый Сабан туе кунакларын, мәсәлән, 12 яшьлек Илмира Хәсәнова шаккаттырган.
-
«Хәзер чыгарылыш кичәсе туй кебек уза» - Бәйрәмгә чыгымнар 45 000 сумга җиткән
Чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе сөйләгәнчә, башта, сентябрьдә үк, кичә – өстәл әзерләү, чәчәкләр һәм күңел ачулар – 1 укучыга 30 мең сум тәшкил иткән. Соңрак өстәмә рәвештә альбомга берәр мең җыялар. Шушы көннәрдә тагын 13 мең сум сораганнар, нәтиҗәдә, бал 45 мең сумга төшәчәк. Шул ук вакытта ата-аналарга киемнәргә дә акча кирәк.
-
Актанышның быелгы чыгарылыш укучылары арасында профиль математика һәм җәмгыять белеме фәннәре популяр
2024-2025 нче уку елында Актаныш районы мәктәпләренең унберенче сыйныфын 75 укучы, 9 нчы сыйныфны 340 укучы тәмамлады.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Самат Солтанов географиядән 100 балл җыйды
2024-2025 нче уку елының бердәм дәүләт имтиханнары ахырына якынлаша. Инде соңгы имтиханнарның нәтиҗәләре билгеле. Иң сөендергәне- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Самат Солтанов география фәненнән иң югары балл- 100 балл җыйды.