Чалманаратта Җиңү байрагы белән махсус хәрби операция батырларының гаиләләренә килделәр
Чалманарат авыл җирлеге киң колачлы патриотик акциядә катнашты. Мәсәде авыл җирлегеннән кабул итеп алган Җиңү Байрагын тантаналы рәвештә Чалманарат, Калмаш, Шәбез, Түбән Гәрәй һәм Югары Гәрәй авылларының данлы кешеләре, истәлекле урыннары янында тукталыш ясап, Такталачык җирлегенә тапшырдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Камил җитәкчелегендә Мәсәде активыннан Җиңү Байрагын кабул итеп алганнан соң Чалманаратның патриот яшьләре Калмаш авылында тыл ветераны Рәйсә Дәүләтгәрәева янына очрашуга бардылар. Рәйсә апа, дәһшәтле сугыш чоры авырлыкларын җиңә-җиңә моннан 80 ел элек булган Бөек Җиңү көненә килү тарихын искә төшерде. Чалманаратның Җәнәй түбәсендә Әфган сугышы ветераны Илдус Нуртдинов та үзенең сугышчан юлы турында сөйләде. Шәбез авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган обелиск янында Җиңү Байрагының килгәнен сугыш чоры балалары булган өлкәннәр көтеп тора иде. Югары Гәрәй авылында да яңа мемориал каршына Җиңү Байрагын каршыларга килгән сугыш чоры баласы Индус Әсләмов белән очрашу узды, байрак йөртүчеләр ачык һавадагы музей янында фотога төштеләр.
Шәбез авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Хөснияров Илдар Дилшат улының кызы Азалия, әнисе Рәзилә Вәкил кызының хәлләрен белеп, батыр ул үстергән анага рәхмәт сүзләре әйттте җитәкчеләр. Контракт төзеп илебез азатлыгы өчен көрәшүче Ризванов Артур Рәис улынын әнисе Гөлнур Әгъләҗетдин кызы, Калмаш авылындагы Гайсин Руслан Рамзис улынын энисе Фәридә белән күрешеп сөйләшү дә Җиңү кайтавазы чарасының әһәмиятен тагы да арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев