Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актанышта Хәтер һәм кайгы көнендә күптөрле чаралар узачак

22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, Актанышта Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган истәлекле чаралар узачак. Район халкын аларга кушылырга һәм һәлак булганнарны искә алырга чакырабыз.

Чаралар программасы:

9: 00 – Җиңү Байрагын тапшыру акциясе аскы Актанышта Иске Хәрби комиссариат бинасы яныннан старт ала.

Җиңү Байрагы йөреше түбәндәге маршрут буенча уза: Үзәк стадион → Актаныш районы администрациясе → Актаныш техникумы → Җиңүнең 30 еллыгы урамы.

Маршрут Җиңү Паркында тәмамлана.

Җиңү паркында: «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе кысаларында истәлекле митинг, мемориалга чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык.

Актаныш муниципаль районы хакимияте райондашларны бу мөһим һәм күңелгә үтеп керерлек чараларда катнашырга чакыра. Ватаныбызны саклап калган каһарманнарны бергәләп искә алу һәм аларның үлемсез батырлыгын хөрмәтлик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев