Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Югары Яхшый Сабантуенда колгадагы әтәчне 12 яшьлек кыз менеп алган

Сабантуйлар булганга ике атна вакыт узып китте, ә авыл халкы һаман да милли бәйрәмебездән алган тәэсирләр белән яши. Югары Яхшый Сабан туе кунакларын, мәсәлән, 12 яшьлек Илмира Хәсәнова шаккаттырган.

-Илмира колгага ялт итеп менеп тә китте, читлекне ачып әтәчне төшереп тә җибәрде. Гаҗәпләнүдән кем икәнен дә сораша, белешә алмый калдык. Авылдашлар әйтүе буенча ул күрше авылга кунакка кайткан булган, әти-әнисе белән Югары Яхшый авыл Сабан туена килгән,- ди авыл башлыгы Илнур Әхәтов.

Кыю кыз белән танышырга теләгән идек, кызганыч, без дә элемтәгә чыга алмадык, бәлки аның турында тулырак мәгълүмат белүчеләр дә бардыр, безгә хәбәр итсәгез иде.

Илмираны уңышлары белән котлыйбыз, яңа биеклекләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев