Актаныш хастаханәсенең фельдшер-лаборанты Зәнфирә Нәбиева: Яратмасам, бер урында 37 ел буе эшләмәс идем!
Зәнфирә Нәбиева Актаныш район үзәк хастаханәсенең клиника-диагностика лабораториясенең фельдшер-лаборанты булып 37 ел хезмәт куя. Үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкарган ак халатлы фәрештәләрнең берсе Зәнфирә Ринат кызы бүген район Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада зур сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде.
Яратмасам, бер урында 37 ел буе эшләмәс идем,- ди Зәнфирә ханым елмаеп.
Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган кызны Казанның 11 нче шәһәр хастаханәсенә эшкә юллыйлар. Зәнфирә үзебезнең Актанышның көннән-көн матурлана баруын кунакка кайткан саен күреп китә. Туган якны сагыну хисләре аны 1989 елда Актанышка кайтара да инде. Бүген Зәнфирә Ринат кызы күпьеллык намуслы хезмәтенең зур әҗерен күрә. Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы бәйрәмдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов аңа Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бүләкләнүчеләрнең барысы да хөрмәтле ак халатлы фәрештәләр- табиб-ансетизиолог Айрат Разетдинов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының рәхмәт хатына лаек булды.
Акушерлык бүлеге акушеркалары Рәмилә Габдрәхимова һәм Илсөяр Фатыйхова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, терапевт кабинетының шәфкать туташы Алмазия Загертдинова, балалар бүлеге шәфкать туташы Айгөл Шәйхразыева, Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе процедура шәфкать туташы Рузилә Шәйхәйдәрова,
Актаныш хастаханәсе котельнаясы операторы Марат Садыйков Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук бер төркем табиблар, шәфкать ияләре район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатларына ия булды. Туры эфирдан безнең язма: https://vk.com/wall-31077111_69873
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев