Батырлар авылы Мари Суыксуында иң-иңнәрне олыладылар
Авыл көне календарьда булмаса да, Мари Суыксуы аны көтеп ала. Авылның тирән тамырлары Иван Грозный Россия белән идарә иткән чорларга, черемис гаскәрләренә ук барып тоташа. Елдан-ел Мари Суыксуы авылы зурая, матурлана. Бүген авылда 173 шәхси йортта 342 кеше яши. Мари Суыксуы авылы безнең Актаныш районының горурлыгы. Бала тәпи китүгә, мари биюен бии башлый, марича җырлый, туган телнең тәмен белеп сөйләшә. Данлыклы «Ший Памаш» ансамбленә менә шундый сәләтле, туган теленә, милли җырларга, биюләргә гашыйк балалар килә, ансамбльгә йөри-йөри үсеп җитәләр, авылда төпләнәләрме, еракларга очып китәләрме, кан белән күчә барган, күкрәк сөте белән кергән мәдәни кодны онытмыйлар. Өлкән яшьтә дә тыпырдатып басалар, сәхнәдә, бәйрәмнәрдә, гаилә кичәләрендә рәхәтләнеп бииләр. Авыл бәйрәмендә сәләтләргә мәйдан ачык: мари дусларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, уйнады, көлде, аралашты. Аларны хөрмәт итеп килгән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, хатыны, ире, дусты шушы авылдан булган башка милләт кешеләре бәйрәмнән дәрт-дәрман алып кайтып китте. Юкка гына Мари Суыксуын батырлар авылы димиләр. Махсус хәрби операциядә Раил Надриев, Сергей Мосолов кебек асыл егетләре иң югары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Туган илне ярату менә шушы изге туфрактан башланган да инде.