Пучы көрәшчеләре спортта зур уңышларга иреште
Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнгән егетләр мәктәпне тәмамлагач та спортны ташламыйлар, тагы да сәләтләрен, осталыкларын арттырып, зур уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, Илназ Шәмсиев белән Айрат Кашапов Татарстан беренчелегендә җиңү яуладылар. Бу хакта безгә балалар иҗат үзәге директоры Ләйсән Газизова хәбәр итте.