Пучы көрәшчеләре спортта зур уңышларга иреште
Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнгән егетләр мәктәпне тәмамлагач та спортны ташламыйлар, тагы да сәләтләрен, осталыкларын арттырып, зур уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, Илназ Шәмсиев белән Айрат Кашапов Татарстан беренчелегендә җиңү яуладылар. Бу хакта безгә балалар иҗат үзәге директоры Ләйсән Газизова хәбәр итте.
Элекке укучыларыбыз сөендереп тора, көрәшне ташламыйлар. Чемпион егетебез Шәмсиев Илназ Нияз улы армия сафларында хезмәт итеп кайтып, көрәш спортын бик лаеклы дәвам итә. Бүген билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелегендә җиңү яулап янә чемпион исемен алды, Илназны котлыйбыз!
Шулай ук Кашапов Айрат Альберт улы татарча көрәш буенча Татарстан Беренчелегендэ 3 урын яулады! Алар- безнен горурлыгыбыз, – дип хәбәр итте Пучы иҗат үзәге директоры Ләйсән Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев