Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Вакыт белән сыналган мәхәббәт!

Актаныш районының ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз Зөфәр Закиров үзенең сөеклесе Ангелина Әхмәдиева белән мәхәббәт тулы йөрәкләрен һәм язмышларын бергә бәйләде.

 

Татар Ямалысы авылында туып-үскән Зөфәр Закиров 2022 елдан 2024 елга кадәр хәрби бурычын үтәп, Ватаныбызны саклауда батырларча көрәште. Солдатның исән-имин туган ягыбызга кайтуын аеруча аның кәләше Ангелина зарыгып көтеп алды. Яшь гашыйкларның хисләре вакыт сынавы белән сыналды һәм ихласлыгын исбатлады.

Яңа өйләнешүчеләрне Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева котлады. Ул яшь гаиләгә аларның беренче һәм төп гаилә документын-никах турында таныклыкларын тапшырды.

Зөфәр белән Ангелинаны чын күңелдән әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан котлыйбыз! Яшь гаиләгә үзара ихтирам белән тулы бәхет, тыныч күк йөзе телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев