Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш талантлары «Сандугач сайрар илем»не яулады

Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары XXIX төбәкара «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивалендә зур уңышка ирешеп, үзләренең югары һөнәри әзерлеген һәм якты иҗади сәләтләрен тагын бер кат расладылар.

 

Республиканың төрле почмакларыннан җыелган яшь сәләтләрне берләштергән әлеге фестиваль тәҗрибә уртаклашу, яңа исемнәр ачу мәйданына әверелде.

Бәйгедә Валиева Арина һәм Сабирова Айзирәк дипломантлар исеменә лаек булды. Хәбирова Ләйсән II дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ә Фәхретдинов Тимур белән Гыйлаҗева Зәлия I дәрәҗә лауреатлар булып танылып, мәктәп һәм район өчен чын горурлыкка әйләнделәр.

Яшь сәнгатькәрләрнең әлеге уңышы — аларның остазлары Сәлихова Чулпан, Чекалина Гүзәлия, Исламова Сирина, Мостафина Лилия һәм Заһитова Илсөянең тырыш, максатчан һәм фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Нәкъ менә укытучыларның һөнәри осталыгы, иҗатка мәхәббәте һәм эшләренә тугрылыклары нисбәте белән Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары елдан-ел дәрәҗәле конкурсларда һәм фестивальләрдә югары уңышларга ирешә. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев