21 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Евротехника кулланучылар өчен
-
Хезмәтне сүз түгел – нәтиҗәләр бизи
Район хуҗалыклары арасында икътисади яктан тотрыклы, еллар дәвамында үз данын җуймаган бердәнбер хуҗалык ул дип әйтсәм дә арттыру булмас. Әлеге сүзләрнең буш түгеллегенә хуҗалык җитәкчесенең бүлмәсендәге бихисап Мактау кәгазьләре, елда диярлек яулап алган кубоклар яхшы дәлил. Сан артыннан куып яулаган дан түгел ул, тир түгеп, сыйфат белән алынган бүләкләр. Үз-үзеңне...
-
Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин килде
Республиканың тузган торак программасы аша районыбызның Киров авылындагы күп фатирлы иске йортлар сүтелеп, алар урынында шул ук урында, шул ук мәйданда өр-яңалары төзелде. Бирегә Казаннан ТР Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин килде. 6 бәхетле гаиләгә шушы йортлардан фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге тантанада район башлыгы Энгель Нәвап улы...
-
Гимназия янә кунаклар кабул итә
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәр атна саен районыбызның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына килеп, аның эшчәнлеге белән танышачаклар, үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерәчәкләр. Ә бу атнада Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, район башлыгы...
-
Балык, кап, кап, табын сые булып ят!
19 сентябрь көнне район үзәгендә урнашкан һөнәри лицей, "Акчарлак", "Алтын балык", ресторан, "Тургай" кафелары яңа төр тәкъдир итү уңаеннан имтихан тотты. "Акчарлак", "Тургай" кафелары, ресторан залларының күп кеше өчен хезмәт күрсәтә алуы белән уңайлы. Бу, бер яктан, тантаналы чаралар уздырганда чират киеренкелеген киметсә, икенче яктан, зур җаваплылык - үзара дусларча...
-
“Халык контроле”ндә хәлләр ничек?
Халык үзен, җәмгыятьне борчыган актуаль проблемалар, гариза-үтенечләр белән "Халык контроле" дигән электрон хезмәттән бер каршылыксыз файдаланырга хокуклы. Шушы көннәрдә уздырылган видеоконференциядә бу хакта ассызыклап әйтелде. Әлеге хезмәт һәркемгә дә кагыла. Шуңа күрә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынган түбәндәге язма күпләрдә кызыксыну уятмый калмас, дип уйлыйбыз. Анда бу хезмәт буенча ясалган хисапта...
-
Чит ил гражданнарына тикшерү үткәрелде
2012 елның август аенда районда "Законсыз мигрант"оператив-кисәтү операциясе үтте. Әлеге чарада прокуратура, эчке эшләр бүлеге һәм РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Актаныш районындагы территориаль пункты хезмәткәрләре катнашты. Чараның максаты - законсыз миграция, ялган паспорт, миграция карталарын һәм башка документларны, чит илдән килгән эшче көчләрне законсыз куллану очракларын ачыклау...
-
Штраф түләмәсәң...
РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта (тик икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан артырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы каралган. Мәсәлән, штраф күләме 100 сум булып, ул тиешле вакытында түләнми калса, яңа штраф 200...
-
Авылыбыз тагын да ямьләнә
Туган авылым Куян табигатьнең сихри гүзәл почмагына урнашкан. Аның унҗиде чишмәсе генә бар. Тау астыннан чыгалар да, Куян җирләре буйлап, Агыйделгә агып төшәләр. Авыл кечкенә генә булса да - үзе төш кенә, район үзәгенә якын булуы да отышлы, үзәк трасса юлы да Куян авылы уртасыннан үтә. Кайсы якка барсаң да...
-
Яңалыклар каршы алды
Тирә-юнебезгә күз салсак, ничек матур безнең табигатебез! Җиһаныбызга көз үзенең алтын яфраклары белән аяк басты. Сентябрь ае ахырына якынлашса да, 1 сентябрь көнне нинди хис-кичерешләрем белән мәктәпкә барганны бүгенгедәй хәтерлим. Көн кояшлы. Без, укучылар, каникулда ял итеп, яңа көч-дәрт җыеп, яңадан-яңа хис-кичерешләр белән, күпне белергә, яхшы укырга килдек. Бер ел...