Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хезмәтне сүз түгел – нәтиҗәләр бизи

Район хуҗалыклары арасында икътисади яктан тотрыклы, еллар дәвамында үз данын җуймаган бердәнбер хуҗалык ул дип әйтсәм дә арттыру булмас. Әлеге сүзләрнең буш түгеллегенә хуҗалык җитәкчесенең бүлмәсендәге бихисап Мактау кәгазьләре, елда диярлек яулап алган кубоклар яхшы дәлил. Сан артыннан куып яулаган дан түгел ул, тир түгеп, сыйфат белән алынган бүләкләр. Үз-үзеңне...

Район хуҗалыклары арасында икътисади яктан тотрыклы, еллар дәвамында үз данын җуймаган бердәнбер хуҗалык ул дип әйтсәм дә арттыру булмас. Әлеге сүзләрнең буш түгеллегенә хуҗалык җитәкчесенең бүлмәсендәге бихисап Мактау кәгазьләре, елда диярлек яулап алган кубоклар яхшы дәлил. Сан артыннан куып яулаган дан түгел ул, тир түгеп, сыйфат белән алынган бүләкләр. Үз-үзеңне алдап, дан-шөһрәткә күмелеп утыруның мәгънәсез икәнен һәм кай тарафка илткәнен биредә яхшы аңлыйлар. Сүзем Нур Баян исемендәге хуҗалык хакында.
Пучы якларына инде күптәннән барып чыккан юк иде. Авыл янында гына урнашкан хуҗалык биләмәләре ерактан кечкенә генә терлекчелек шәһәрен хәтерләтә. Ферма елдан-ел яңа тораклар белән баетыла. Хәер, замана таләбе түгел ул, ишәйгән мал саны шуны таләп итә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 2400дән артык эре мал, шуның 1 меңгә якыны савым сыерлары, 3455 баш дуңгыз, 116 ат асрала.
Хуҗалыкның җир кишәрлекләре бик мактанырлык түгел, сөрем җирләре нибары 4 мең гектардан бераз артык. Мал санының тыгызлыгы белән исәпләгәндә: 100 гектар мәйданга 66 эре терлек туры килә. Барлык сөрем җирләренең 2479 гектарында бөртеклеләр, 452 гектарында- кукуруз, 200 гектарында- рапс, 318 гектарында - берьеллык һәм 939 гектарында күпьеллык үлән чәчәләр. Шушы җир мәсьәләсе, хуҗалык икътисадын бер кысаларда тота, киңәергә, зур бурычлар, максатлар белән янып эшләргә ирек бирми дип әйтер идем мин. Халык печән әзерләгән, көтү көткән, рәсмиләштерелмәгән 700 гектар су басу куркынычы булган җирләрнең дә киләчәге әле хәл ителмәгән. Сер түгел, нурбаянлыларның әлеге җиргә өметләре зур. Киләчәктә ни булыр...
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 21 сентябрь, 2012 74 (9719) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев