Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чит ил гражданнарына тикшерү үткәрелде

2012 елның август аенда районда "Законсыз мигрант"оператив-кисәтү операциясе үтте. Әлеге чарада прокуратура, эчке эшләр бүлеге һәм РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Актаныш районындагы территориаль пункты хезмәткәрләре катнашты. Чараның максаты - законсыз миграция, ялган паспорт, миграция карталарын һәм башка документларны, чит илдән килгән эшче көчләрне законсыз куллану очракларын ачыклау...

2012 елның август аенда районда "Законсыз мигрант"оператив-кисәтү операциясе үтте. Әлеге чарада прокуратура, эчке эшләр бүлеге һәм РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Актаныш районындагы территориаль пункты хезмәткәрләре катнашты.
Чараның максаты - законсыз миграция, ялган паспорт, миграция карталарын һәм башка документларны, чит илдән килгән эшче көчләрне законсыз куллану очракларын ачыклау һәм юкка чыгару, чит ил гражданнарының РФ җирлегендә яшәү тәртибен ныгыту.
Операция вакытында чит ил гражданнары яшәргә һәм хезмәт белән мәшгуль булырга мөмкин булган 114 объект тикшерелде һәм закон бозу очраклары ачыкланды, бер вазифаи затка бер илнең дә гражданлыгы һәм эшләргә хокукы булмаган затны эш белән тәэмин иткәне өчен Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 18.15.1 маддәсе нигезендә эш кузгатылды һәм 25 мең күләмендә штраф салынды. Шулай ук 9 чит ил гражданына эшләргә рөхсәте һәм патенты булмаган килеш эшләгәне өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 18.10 маддәсе нигезендә эш кузгатылып, һәркайсы 2шәр мең сум күләмендә штрафка тартылдылар. Моннан тыш, бер РФ гражданына 6 чит ил гражданын рөхсәтләре булмаган килеш эшләткәне өчен 2шәр мең сум штраф билгеләнеп, гомуми 12 мең сум штраф түләттерелде.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 21 сентябрь, 2012 74 (9719) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев