Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Авылыбыз тагын да ямьләнә

Туган авылым Куян табигатьнең сихри гүзәл почмагына урнашкан. Аның унҗиде чишмәсе генә бар. Тау астыннан чыгалар да, Куян җирләре буйлап, Агыйделгә агып төшәләр. Авыл кечкенә генә булса да - үзе төш кенә, район үзәгенә якын булуы да отышлы, үзәк трасса юлы да Куян авылы уртасыннан үтә. Кайсы якка барсаң да...

Туган авылым Куян табигатьнең сихри гүзәл почмагына урнашкан. Аның унҗиде чишмәсе генә бар. Тау астыннан чыгалар да, Куян җирләре буйлап, Агыйделгә агып төшәләр.
Авыл кечкенә генә булса да - үзе төш кенә, район үзәгенә якын булуы да отышлы, үзәк трасса юлы да Куян авылы уртасыннан үтә. Кайсы якка барсаң да бик уңайлы. Авылыбыз һаман саен ямьләнә, матурлана. Һәр елны яңа матур йортлар калкып чыга. Яшь парларыбыз берсеннән-берсе уздырып йортлар төзиләр. Авылдан китәргә теләкләре юк. Яшьләр ипотекасы нигезендә Фәхразыев Данис - Лена, Хуҗин Илнур - Ләйсән яңа йорт җиткерделәр.
Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга барлык уңайлыклары булдырылган йорт төзеп бирү, яки шәһәрдән квартира алу программасы кертелде. Шушы программа нигезендә авылыбызда бик матур йортлар салына. 2011 ел 30 август- республика көнендә тол апабыз Тимирова Сәхиягә, 2012 елның 9 май- Җиңү көнендә Фәүзиева Ханә апага, 2012 елның 20 июлендә- изге Рамазан ае башланып киткән көнне сугышта катнашкан Галиева Оркыя апага һәм шушы ук көнне Латыйпова Нәҗибә апага (Әҗәкүл авылында), изге Рамазан ае тәмамланган бәйрәм көнне - 18 август- Бәшәрова Нәҗибә апага яңа йортларына ачкыч тапшыру тантаналары бик күңелле узды. Йорт хуҗаларын котларга районнан Ф.М.Камаев, йорт салдыручы Фикус абый һәм авыл җирлеге башлыгы Р.М.Исламов килделәр. Шушы тантанага без: балалар- Х.Камилә, Х.Муса, А.Регина, А.Резида, М.Таңсылу, А.Алсу, Х.Илгизәр, гармунчы С.Равил белән әзерләгән җыр-биюләр, шигырьле котлаулар, чәчәк бәйләмнәре тагын да ямь өстәде. Өлкәннәребезнең кәефләре күтәренке, күңелләре шат иде.
Хәзерге вакытта сугыш ветераныбыз Абзаев Назиф абыйга Актанышта йорт салына. Хуҗина Мәдәния апаның да йорты салынып бетеп бара. Низамова Нәкия, Зарипова Рәсилә апаларга Актаныштан бер бүлмәле квартиралар бирелде. Алар барысы да хөкүмәтебезгә, район җитәкчелегенә рәхмәтле.
Әле күптән түгел генә авылыбыз уртасында тагын бер матур бина калкып чыкты - бу фельдшер-акушерлык пункты. Монысы өчен дә район җитәкчелегенә рәхмәтлебез.
Авылыбыз яшәрә, ямьләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев