Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балык, кап, кап, табын сые булып ят!

19 сентябрь көнне район үзәгендә урнашкан һөнәри лицей, "Акчарлак", "Алтын балык", ресторан, "Тургай" кафелары яңа төр тәкъдир итү уңаеннан имтихан тотты. "Акчарлак", "Тургай" кафелары, ресторан залларының күп кеше өчен хезмәт күрсәтә алуы белән уңайлы. Бу, бер яктан, тантаналы чаралар уздырганда чират киеренкелеген киметсә, икенче яктан, зур җаваплылык - үзара дусларча...

19 сентябрь көнне район үзәгендә урнашкан һөнәри лицей, "Акчарлак", "Алтын балык", ресторан, "Тургай" кафелары яңа төр тәкъдир итү уңаеннан имтихан тотты.
"Акчарлак", "Тургай" кафелары, ресторан залларының күп кеше өчен хезмәт күрсәтә алуы белән уңайлы. Бу, бер яктан, тантаналы чаралар уздырганда чират киеренкелеген киметсә, икенче яктан, зур җаваплылык - үзара дусларча көндәшлеккә ия булып, килгән кешегә югары сыйфатлы, шул ук вакытта бәясе дә кыйммәт булмаган ризыклар тәкъдим итү, үз йөзеңне булдыру мөһим. Туклану үзәкләренең бишесенең дә заллары зәвыклы, матур итеп эшләнеп беткән, моннан тыш, кухня өлешләре дә санитар таләпләр югарылыгында уңайландырылган.
Балык ризыкларын тәкъдир итү көн кадагындагы чишелеш булды.
- Балыктан эшләнгән ризыклар тулы кыйммәтле, организмны тукландыра, сөякләрне ныгыта. Бәясе дә чагыштырмача арзан. Югары сыйфат белән әзерләү өчен балыкның яңа тотылган булуы һәм әзерләгәннән соң шунда ук табынга бирелүе мөһим, - дип, фикерләре белән уртаклашты "Акчарлак" кафесы җитәкчесе Розалия Гәрәева.

Реклама


Актаныш җирлегендә моның өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә кулай. Сулыкларыбызда нинди генә төрдәге балыклар юк! Һәм аннан соң, актанышлылар аралашучан - эшли дә, ял да итә белә. Соңгы елларда бәйрәмнәрне, истәлекле даталарны, туган көннәрне дус-иш, туган-тумача белән очрашып, кафе, рестораннарда үткәрүнең матур гадәте барлыкка килде. Табындагы төрлелеккә ирешүдә балыктан әзерләнгән ризыклар аерым урын тота. Татар халык ашларының безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, сакланган сыйлары белән беррәттән, заман рухын чагылдырганнарын без бүген үзебез уйлап табабыз. Бу очракта эшләү тизлеге, туклыклы матдәләрнең саклану күләме, табигый тәм саклау, матур итеп бизәлеш беренче урында.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 21 сентябрь, 2012 74 (9719) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев