Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Тату сыйныф серләре» җиңүчеләрен февраль башында бүләкләячәкләр

Узган атнада районыбызда шаулап-гөрләп «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы үтеп китте. Такталачык һәм Иске Сәфәр мәдәният йортларында һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда иң-иң коллективлар ачыкланды. Әлеге бәйгедә 23 мәгариф оешмасының ата-аналар комитеты катнашты.

Балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова конкурста   укучыларның  hәм ата-аналар комитетларының үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтүен әйтте. Таләпләр буенча сәхнәдә 12 катнашучы 5 минутлык чыгышлар белән чыгыш ясарга тиеш булган. Барлык командалар да бәйге кысаларында иҗади сәләтләрен, артистлык осталыкларын hәм берәмлекләрен исбатлый алган. Укучылар сәхнәдә әти-әниләре белән бергә патриотизм, туган җиргә мәхәббәт, гаилә татулыгы, экологик тәрбия, тарихи эзләнүләр, сәламәт тормыш алып барулары хакында сөйләгән. Бөек Ватан сугышы геройларын хәтердә яңартып алардан өлге алуларын күрсәткәннәр.

Барлык чыгышларны карап нәтиҗә ясаганнан соң иң күп балл җыйган Актанышның икенче санлы мәктәбенең 6 сыйныфының ата-аналар комитеты Гран-прига лаек дип табылган. 

I урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 6 сыйныфы,

II урында байсар төп белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфы, Актанышның беренче мәктәбенең 9 сыйныфы,

 III урында Такталачык мәктәбенең 6, 8 сыйныфларының ата-аналар комитетлары.

Шулай ук "Иң оешкан сыйныф", "Иң патриотик сыйныф", "Иң иҗади сыйныф", "Иң күңелле сыйныф" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнгән. Калган катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. 

Оештыручылар бүләкләү тантанасы февраль башында булачак, дип белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев