Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Студентларны бәйрәмнәре белән котлап: «Яшьлек» яшьләр үзәге күңелле ял тәкъдим итә

Бүген төрле югары уку йортларында белем алучы студентларыбыз кышкы сессияләрен уңышлы тапшырып туган ягыбызга кунакка кайтты.

Фәнни белемнәргә баеп, яңа тормыш тәҗрибәсе туплаган, яңа һөнәрләргә ия булган студентлык чорын кайсыбыз гына сагынып искә алмый икән? Кеше гомеренең иң күңелле чоры  ул  студент еллары. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.

Тиздән студентлар үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Нәкъ тә 25 гыйнвар, изге Татьяна көнендә Студентлар көне уңаеннан "Яшьлек" яшьләр үзәге каникулдагы егетләр һәм кызларны ял кичен бергәләп үткәрергә чакыра. Үзәктә бу көнне "Хоккейные папы" комедиясе студентлар өчен бушлай күрсәтеләчәк. Керү студентлык билеты буенча! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев