23 апрель 2025 яңалыклары
-
Бүгенге көн кичәгесенә караганда әйбәтрәк узачак!: 23-30 апрельгә йолдызнамә
Кучкар (21 март – 20 апрель) Сез роза чәчәге сыман: тыштан матур, хуш исле, ә үзегез энәләрегез белән кадыйсыз. Йолдызлар сезгә йомшаграк булырга, күңелегезне ачарга киңәш итә.
-
Актаныш йолдызлары «Пирамида» күгендә балкыячак
Казанда «Йодызлык» телевизион фестиваленең финал конкурсы дәвам итә, районыбызның йөзгә якын таланты әлеге җыр-моң эстрада бәйгесендә көчләрен сыный. Инде беренче уңышларыбызга сөенергә дә була. «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең «Ак инеш» ансамбле төрле дәрәҗәдәге финал этапларын узып, Татарстан Рәисе катнашачак Гала-концертта чыгыш ясау хокукы алды.
-
«Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында Актаныш районындагы 7 ФАП модернизацияләнә
«Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Актаныш районында җиде фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт башланды. Аккүз, Иске Кадермәт, Күҗәкә, Шәбез, Мәсәде, Югары Богады һәм Мрәс авылларында «Сәламәтлек йортларын» яңартырга керештеләр инде.
-
Сүндерелмәгән тәмәке аркасында хатын-кыз һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын өченче каттагы фатирда чыккан. Янгын сүндерү вакытында 44 яшьлек хатын-кыз мәетен тапканнар.
-
Алабуганың «Өч аю» бистәсендә шартлаулар ишетелә
Алабуганың «Өч аю» бистәсендә шартлаулар ишетелә, анда эвакуация бара.
-
Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданова Кубогына ярышларда Актанышның барлык мәктәпләре дә катнашты
Бүген җиңел атлетика буенча Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданова Кубогы өчен ярышларда районыбызның барлык мәктәп укучылары катнашты.
-
Якташыбыз Фирая Солтанова- Жданова Кубогы ярышларын ачу тантанасында ГТО нормативларын үтәгән укучылар хөрмәтләнде
Дөнья чемпионы, якташыбыз Фирая Солтанова- Жданова Кубогы ярышларын ачу тантанасында ГТО нормативларын үтәгән укучылар хөрмәтләнде.
-
Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданованың якын дусты: Йөгерү- спорт королевасы ул!
Фирая Солтанова- Жданова Кубогы өчен җиңел атлетика ярышларында катнашучыларны Дөнья чемпионының якын дусты Гүзәл Шәвәлиева сәламләде.
-
Актанышта җәйге спорт сезоны Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданова Кубогына ярышлар белән башланды
Бүген Актанышта җәйге спорт сезонын ачып, Фирая Солтанова- Жданова Кубогы өчен җиңел атлетика ярышлары башланды. Бәйгедә районыбызның барлык мәктәпләреннән дә йөгерешчеләр катнаша.