Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданова Кубогына ярышларда Актанышның барлык мәктәпләре дә катнашты
Бүген җиңел атлетика буенча Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданова Кубогы өчен ярышларда районыбызның барлык мәктәп укучылары катнашты.
Ярышларның баш хөкемдары, төп оештыручы, Актанышның икенче санлы мәктәбе укытучысы, Татарстанның атказанган спорт остасы Ришат Нургалиев бәйгегә старт бирер алдыннан укучыларга эстафета юлын күрсәтеп, шартларын аңлатты. Берничә этапны үз эченә алган җиңел атлетика ярышларын укучылар да, остазлар да көтеп ала. Чөнки биредә үзеңнең көчеңне сынйсың, мөмкинлекләреңне башкаларныкы белән чагыштырасың, алга таба үз өстеңдә эшләргә омтылыш аласың. Менә шундый алга рухландыручы бәйге ул Дөнья чемпионы, якташыбыз Фирая Солтанова- Жданова Кубогы эстафетасы.
Җиңүчеләр эстафета тәмамлангач, тантаналы төстә хөрмәтләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев