Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданованың якын дусты: Йөгерү- спорт королевасы ул!

Фирая Солтанова- Жданова Кубогы өчен җиңел атлетика ярышларында катнашучыларны Дөнья чемпионының якын дусты Гүзәл Шәвәлиева сәламләде.

Гүзәл белән Фирая ханым икесе бергә спорт юнәлешендәге югары уку йортында укыйлар, бергә йөгерәләр. Гүзәл ханым 100, 150 метрга йөгерсә, Фирая апа 800, 1500 метр арада җиңүләр яулый. Якташлык хисләре аларның арасын тагы да җылыта. Гүзәл апаның ире Рәзил Шәвәлиев Кировныкы, ә Фирая апа Түке авылыныкы. Өстәвенә Фирая апа ахирәтенең туенда шахит та була.

Хәзер Фирая Америкадан шалтыраткач, сез әле һаман бергәме, дип тә сорый. Әлһәмдүлилләһ, Рәзил белән 44 ел бергә яшибез. Без дә менә шундый эстафеталарда катнаштык, Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршыннан старт бирелә иде.  Фирая белән гел беренче килдек, барлык университет командаларын җиңә идек. Бу хакта китап та яздым. 

Йөгерү- спорт королевасы ул! Спортны, җиңел атлетиканы ташламагыз! Сезгә җилләр дә һәрвакыт уңай иисен. «Чем крепче нервы, тем ближе цель!»- дип, гомер буе Актанышның икенче мәктәбендә физкультура укыткан Гүзәл апа укучыларны җиңүгә рухландырды.

Гүзәл Шәвәлиева эстафетаны башыннан ахырына кадәр күзәтте. Укучыларның ничек финишка килүен фотога төшерде. Якташларының тырышлыгын күрсәткән мизгелләрне Фирая апага да җибәрде. Фирая быел Актаныш Сабантуена да кайтачак, дигән матур хәбәрне дә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев