Актанышта җәйге спорт сезоны Дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданова Кубогына ярышлар белән башланды
Бүген Актанышта җәйге спорт сезонын ачып, Фирая Солтанова- Жданова Кубогы өчен җиңел атлетика ярышлары башланды. Бәйгедә районыбызның барлык мәктәпләреннән дә йөгерешчеләр катнаша.
Фирая Солтанова- Жданова Кубогына йөгерү ярышлары инде ике дистә елдан артык үткәрелә. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова әлеге традицион бәйгедә катнашучыларны сәламләп уңышлар теләде, җәйге спорт сезоны ачылу белән тәбрикләде.
Спорт белән шөгыльләнергә районыбызда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган Дилбәр Миркасыйм кызы Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион, «Бүләк» һәм «Нөркә» чаңгы базаларында җиңел атлетика буенча осталыкларны арттырырга, сәламәтлекләрен ныгытырга бөтен шартлар да бар.
«Буш вакытыгызны спорт белән шөгыльләнеп уздырыгыз, юкка сарыф итмәгез. Һөнәрегезне дә спорт өлкәсендә сайлап, Фирая Солтанова- Жданова кебек биеклекләргә ирешергә язсын сезгә», дип яшьләргә мөрәҗәгать итте Дилбәр Әнвәрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев