«Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында Актаныш районындагы 7 ФАП модернизацияләнә
«Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Актаныш районында җиде фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт башланды. Аккүз, Иске Кадермәт, Күҗәкә, Шәбез, Мәсәде, Югары Богады һәм Мрәс авылларында «Сәламәтлек йортларын» яңартырга керештеләр инде.
Ремонттан соң нәрсә үзгәрәчәк соң?
- ФАПларда заманча медицина кабинетлары
- Беренче ярдәм күрсәтү өчен яңа җиһазлар яңара
- Пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырыла
- Авыл җирендә медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге арта
"Бу безнең районда сәламәтлек саклау сыйфатын яхшыртуда мөһим адым, – ди Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев. - Хәзер ерак авылларда яшәүчеләр дә уңайлы шартларда квалификацияле ярдәм ала алачак".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев