Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Актаныш» рестораны янында тәртип кирәк!

Бүген Актаныш районы Юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышыннан соң комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев «Актаныш» рестораны каршында баручы төзелеш эшләре белән таныштырды.

«Актаныш» рестораны каршындагы автостоянкада тәртипсез куелган автомобильләр, юл аркылы җәяүлеләр юлы, юл кичүе булмау һәм башка сәбәпләр аркасында бик күп авария ситуацияләре килеп чыкты.

Фаҗигаләргә юл куймау максатыннан хәзер биредә төзелеш эшләре башкарыла. 

Юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышыннан соң комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев әлеге уңайдан райондашларга мөрәҗәгать белән чыкты.

Узган ел рестораннан  мәдәният йортына бара торган юлда машина җәяүлене бәрдерде. Аңа кадәр дә ике-өч  тапкыр шундый хәл күзәтелде. Ресторан янындагы машина  тукталышында хәрәкәт схемасы уйланылмаган, тукталыш  турыдан-туры юлга килеп чыга  иде. Парктан алты урыннан  җәяүлеләр дә турыдан-туры машина юлына килеп чыгалар иде. Шушы хәл һәлакәткә  китерә иде. Әлеге мәсьәлә комиссиядә каралып, ДАИ хезмәткәрләренең предписаниесе  нигезендә, юл фонды акчасына  биредә җәяүлеләр өчен тротуар, җәяүлеләр кичүләре ясарга  дигән карар кабул ителде.  Бүген биредә эш бара. Монда  җәяүлеләрнең санкцияләнмәгән урыннан юлны кисеп  үтүләрен чикләү өчен ике якка  да койма куелачак, өч урынга  җәяүлеләр кичүе ясалачак.  Юл сикәлтәләре (ясалма по-  лицейскийлар) куелачак. Бу  җәяүлеләргә юлны куркынычсыз кисеп үтәргә һәм машиналар тукталышында маши-  наларның керү чыгу тәртибен көйләргә ярдәм итәчәк.

 Әлеге объектның бәясе өч миллион сумнан артык. Биредә эшне озакка сузмый тәмамларга дибез. Алга таба башка  урамнарда да җәяүлеләрнең  һәлакәтен булдырмас өчен  эшләр башкарачакбыз. Юлның киңлеге кимеми. Монда туктау тыела. Районга эвакуатор кайтты. Аны  рәсмиләштерү, ДАИ белән килешү төзү өстендә эшлибез.  Машиналар тукталышының  кагыйдәләрен эшлибез, чикләр  сызабыз. Тиешле урынга дөрес  туктамаган машиналарны эва-  куаторга төяп, Минзәләгә илтәбез. Машина хуҗаларына  эвакуатор бәясен, штрафын  түләргә туры киләчәк. Таксиларның бу тукталышта  торырга хокуклары бар. Әмма  бордюр буйлап, ике якка дөрес  итеп тезелеп басарга тиешләр.Тәртип белән куйсаң, монда  барлык машиналарга да урын җитәрлек, – диде ул

Видео: https://t.me/airs16/39845 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев