Район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе авыл җирлекләрендә күчмә эшчәнлек алып бара
Чуракай, Иске Байсар һәм Аккүз авыл җирлекләрендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең күчмә утырышлары узды.
Авылдагы мотоцикл, квадроцикл, питбайклы гаиләләренең әти-әниләре белән сөйләшү, аңлату профилактика эше оештырылды. Читтән кайткан балаларның списогын булдырып, аларга инструктажлар уздыру максаты куелды. Янгын куркынычсызлыгы буенча извещательләрнең урнаштыруы Һәм эшләве каралды.
Җирлектәге балалар мәйданчыклары Һәм су буендагы аншлаглар тикшерелде. Гомумән алганда, балигь булмаганнар белән эшләү комиссиясе җирлек комиссиясе белән берлектә җәйге ялларны бәла-казасыз үткәрү өчен һәр җирлеккә җаваплы затлар билгеләп, эшне тагын да көчәйтеп җибәрде. Мондый утырышлар һәр җирлектә дә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев