Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Актанышның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылары республика ярышында уңышлы чыгыш ясады

Узган шимбәдә, 21 июнь көнне Азнакай шәһәренең спорт мәйданчыгы спортта зур уңышларга ирешү ноктасына әйләнде. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика, ядрә ыргыту, озынлыкка сикерү буенча республика ярышлары узды, анда Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан, шул исәптән безнең Актаныш районы командасы да катнашты.

Ярышлар программасына классик җиңел атлетика дисциплиналары кертелгән иде: ир-атлар 1500 метрга, хатын-кызлар 800 метрга йөгерүдә көчләрен сынады. Терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән спортчыларның чыгышлары аеруча игътибарны җәлеп итте. Язмыш сынавына бирешмәгән спортчы ир-атлар 200, хатын-кызлар 100 метрга йөгерде. 

Актаныш районы спортчылары барлыгы 7 кешелек команда белән программаның өч төрендә дә үзләрен танытуга ирештеләр һәм, грамота һәм медальләр яулап, искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр. Җиде якташыбызның һәркайсы лаеклы нәтиҗә күрсәтте һәм үз дисциплинасында мактау пьедесталына күтәрелде. Үзләрен аеруча да танытучылар- Фәнзил Нәҗмиев, Данил Хуҗагалиев, Марс Сабиров, Гөлназ Гарипова.

Ярышларга бару өчен команда туплау җиңелләрдән түгел, – ди район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова. - Хәзер спорт ярышларында катнашу авыруларның үзенчәлеге белән билгеләнә: ярышларга күрү, ишетү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган спортчылар гына чакырыла. Ләкин шунысын әйтми мөмкин түгел, инвалидлар өчен бу бәһасез тәҗрибә! Монда алар фикердәшләр мохитына эләгә, анда барысы да бер-берсен сүзсез аңлый. Райондашларыбызның башка шәһәр-районнардан килгән спортчылар белән аралашуларын, уртак тел табуларын һәм дуслык урнаштыруларын күрү бик сөенечле. Алар ярышлардан яшәргә көч алып кайталар.

Фәйрүзә Сөнгать кызы команданың рәсми нәтиҗәләрен һәм йомгаклау команда зачетының игълан ителүен түземсезлек белән көтүен дә әйтте.

Актаныштагы ярышлар спорт осталыгын һәм рухи көчне сынау гына түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социальләштерүдә һәм интеграцияләүдә дә мөһим адым. Актаныш спортчыларының уңышлары- аларның тырышып системалы рәвештә күнегүләр ясау нәтиҗәсе һәм районның горурлыгы өчен бер сәбәп ул. Призерларыбызны һәм җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм аларга яңа спорт казанышлары телибез!

Спортчыларыбызның ярыш төрләрендә катнашуы ГТО нормаларын тапшыруда мөһим адым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев