25 февраль 2026 яңалыклары
-
Актаныш районы укучылары Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала
3 марттан Татарстан мәктәп укучылары финанс грамоталылыгы һәм эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Олимпиада 3 марттан 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел анда мәктәп укучылары гына түгел, ә 5–7 яшьлек балалар да беренче тапкыр катнаша алачак.
-
Чәчү кампаниясенә әзерлек техниканың төзеклеге белән генә чикләнми, хезмәт хакын да түләргә кирәк
Бүген Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләгәндә механизаторларның хезмәт хакы мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтте.
-
Ашлама туплау — игътибар үзәгендә!
Бүген Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшергәндә, ашлама туплауны да күз уңыннан үткәрде.
-
Язгы кыр эшләренә әзерлек – Актаныш районы җитәкчелеге контролендә
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нафис Сәлимгәрәев хуҗалыкларда язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың ремонт барышы белән таныштылар. Эшлекле сәфәр барышында җитәкчеләр техника торышы белән беррәттән хуҗалыкларның бүгенге сулышын, коллективларның кәефен һәм язгы чәчү компаниясенә әзерлек дәрәҗәсен дә бәяләде.
-
Актаныш технология техникумында истәлекле очрашу
Актаныш технология техникумын тәмамлап, армия сафларында намус белән хезмәт итүче егетләребез туган якларга әйләнеп кайткач, һәрвакыт белем йортыбызга да сугылып чыгалар.
-
Актаныш районы өчен 25 февральгә авыз ачу, 26 февраль көненә сәхәр тәмамлану вакыты
Актаныш районы өчен бүген, 25 февраль көненә авыз ачу һәм иртәгә, 26 февраль көненә сәхәр тәмамлану вакытын искә төшерәбез.
-
Татарстанда 60 Бөек Ватан сугышы ветераны яши
2026 елның февраленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 кеше яши.
-
Башкортстан Республикасында яшәүче Актаныш судында исерек килеш автомобиль йөрткән өчен җаваплылыкка тартылды
2025 елның 17 декабрендә гражданин Азизов Эльдар Темиргали улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
-
Рамазан ае өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре
Диния нәзарәте 2026 елга Рамазан ае өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде.
-
Авылларда Татпотребсоюзның тагын 6 кибете төзеләчәк
Татарстанның авыл торак пунктларында быел тагын алты блоклы-модульле кибет төзеләчәк.