Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ашлама туплау — игътибар үзәгендә!

Бүген Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшергәндә, ашлама туплауны да күз уңыннан үткәрде.

 Район буенча куелган бурыч ачык: февраль аенда ашлама белән тәэмин ителеш 50 проценттан да ким булмаска тиеш иде. Кызганычка каршы, әлеге күрсәткеч бүгенге көндә район буенча түбән булып кала бирә.

Бер гектарга нибары 15 килограмм тәэсир итү көчендә генә ашлама кайтарткан хуҗалыклар белән район җитәкчелеге тарафыннан эшлекле сөйләшүләр уздырылды, тоткарлыкларның сәбәпләре ачыкланды. Күп кенә хуҗалыклар «Рацин» оешмасы белән көзге түләү шарты нигезендә килешү төзегән. Бүген аларның күбесе ашламаны кайтару эшен актив дәвам итә.

Аеруча Нур Баян исемендәге хуҗалык яхшы күрсәткечләргә ирешкән — биредә бер гектарга 77 килограмм тәэсир итү көчендә ашлама тупланган. «Чишмә» хуҗалыгында бу күрсәткеч 44 килограмм тәшкил итә. Шулай ук 50 килограммнан артык ашлама туплаган «Актаныш» агрофирмасы һәм 80 килограммнан артык туплауга ирешкән «Нигез» хуҗалыклары да мактауга лаек.

— Башка хуҗалыклар буенча әлегә ашлама кайтуы көтелә генә. Вакытны сузмаска кирәк, чөнки алга таба ашламаны башка районнарга да алып кайту башланачак. Мөмкинлек булганда кайтарып калу мөһим. Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре белән уртак фикергә килдек, — дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев.

Бүген Нур Баян исемендәге хуҗалык язгы чәчү эшләренә тулысынча әзердияргә була. Март аенда район хуҗалыкларында эшләүчеләр өчен әлеге авыл хуҗалыгы оешмасының эш тәҗрибәсе семинар-киңәшмә кысаларында тәкъдим ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев