Актаныш районы укучылары Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала
3 марттан Татарстан мәктәп укучылары финанс грамоталылыгы һәм эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Олимпиада 3 марттан 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел анда мәктәп укучылары гына түгел, ә 5–7 яшьлек балалар да беренче тапкыр катнаша алачак.
Агымдагы елда катнашучылар нейрочелтәрләр ярдәмендә бизнес-план төзиячәк, ясалма интеллектның ялгыш киңәшләрен файдалы мәгълүматтан аерырга өйрәнәчәк, походка чыгар алдыннан рыцарьны, атны һәм сарайны иминиятләштерү кебек биремнәр башкарачак, шулай ук мошенникларның хәйләләрен танырга өйрәнәчәк. Нәтиҗәләргә карап, катнашучыларга сертификат, грамота яки диплом тапшырылачак, ә укытучыларга рәхмәт хатлары биреләчәк.
Олимпиаданы «Миссия „Компьютер“: хыялга ничек акча тупларга?» дигән онлайн-дәрес ачып җибәрәчәк. Дәресне Россия Банкы вәкиле үткәрәчәк. Очрашу барышында укучылар кыйммәтле сатып алуга мөстәкыйль рәвештә акча җыю юлларын, дипфейклардан саклану алымнарын һәм финанс максатка тизрәк ирешү өчен кулай саклау продуктларын сайлау серләрен үзләштерәчәк.
Трансляция 3 мартта Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башланачак. Аны Учи.ру платформасы битендә, шулай ук Россия Банкының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә карап булачак. Катнашучылар туры эфир вакытында спикерга сораулар бирә алачак.
Олимпиаданы Россия Банкы, «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы һәм Учи.ру белем бирү платформасы «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев