Актаныш технология техникумында истәлекле очрашу
Актаныш технология техникумын тәмамлап, армия сафларында намус белән хезмәт итүче егетләребез туган якларга әйләнеп кайткач, һәрвакыт белем йортыбызга да сугылып чыгалар.
Алар укытучылары белән күрешеп, хәл-әхвәл белешә, бүгенге студентлар белән очрашып, хезмәт юллары, армия тормышы турында истәлекләре белән уртаклашалар. Мондый очрашулар яшь буын өчен аеруча әһәмиятле, чөнки алар егетлек бурычын үтәүнең никадәр җаваплы һәм мактаулы булуын тагын бер кат искәртә.
Бүген дә техникумыбызда шундый җылы һәм истәлекле очрашу узды. Армия хезмәтен уңышлы тәмамлап кайткан егетләребез студентлар белән аралашты, үз тәҗрибәләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Аларның чыгышлары яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, җаваплылык һәм максатчанлык хисләрен тагын да ныгыта.
Без егетләребез белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез. Техникумыбыз ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев