Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләренә әзерлек – Актаныш районы җитәкчелеге контролендә

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нафис Сәлимгәрәев хуҗалыкларда язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың ремонт барышы белән таныштылар. Эшлекле сәфәр барышында җитәкчеләр техника торышы белән беррәттән хуҗалыкларның бүгенге сулышын, коллективларның кәефен һәм язгы чәчү компаниясенә әзерлек дәрәҗәсен дә бәяләде.

Хуҗалыклар алдында бурыч ачык: тракторлар һәм үзйөрешле техникаларны ремонтлауны 1 мартка кадәр төгәлләү, ә 15 мартка тулысынча әзерлеккә ирешү.

Бүгенге рейдта район җитәкчеләре куелган максатларның ничек үтәлүен ачыкладылар, хуҗалыклардагы эш темпларын һәм сыйфатын бәяләде.

Иртәнге якта Ленар Рафак улы белән Нәфис Әзһәм улы «Нур», «Таң», «Наратлы», Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда һәм «Әнәк» агрофирмасында булдылар. Көннең икенче яртысында «АлмазАгроТрейд» холдингы составындагы хуҗалыклар, «Чишмә», «Башак», «Нигез» хуҗалыклары, шулай ук «Актаныш» агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар.

Актаныш районының һәр хуҗалыгында техниканы кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп сафка бастыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Язгы кыр эшләренә әзерлек — мул уңыш нигезе. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан даими контрольдә кала.

Алдагы язмаларыбызда бу хакта тулырак яктыртырбыз.

Ашлама туплау — игътибар үзәгендә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев