25 ноябрь 2024 яңалыклары
-
“Бәхет йолдызы” фестивале Гран-прие Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысыныкы!
Актаныш районының шигърият сөюче укучылары 24 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Бәхет йолдызы” милли татар сәнгате республика фестиваль-бәйгесендә катнаштылар һәм зур уңышларга ирештеләр. Фестивальнең Гран-приена Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Алия Габдрахманова лаек булды.
-
Әнкәйләргә багышлана дөньяда иң матур җыр: Шәбезбашта махсус хәрби операциядә яраланган хәрбинең әнисен хөрмәтләделәр
Кыркаентүбә авылында яшәүче Дөлхәбирә Исламова бу көннәрдә зур горурлык хисләре кичерә. Әниләр көнендә күршедәге Шәбезбаш авылы клубында оештырылган «Әнкәйләргә багышлана дөньяда иң матур җыр» кичәсендә Дөлхәбирә Гофран кызын батыр ул үстерүе өчен авылдашлары олы хөрмәт күрсәттеләр.
-
Балалы гаиләләр өчен яңа ташлама барлыкка килә
2025 елда эшләүче ата-аналар өчен яңа ташлама барлыкка киләчәк.
-
АО «Транснефть – Прикамье» определило победителей международной научно-технической конференции молодежи
В АО «Транснефть – Прикамье» завершился первый тур международной научно-технической конференции молодежи (МНТКМ) ПАО «Транснефть». В мероприятии приняли участие 83 сотрудника районных нефтепроводных управлений (РНУ) компании.
-
«КУЛЛАНУЧЫЛАР ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ ТУРЫНДА » РФ ЗАКОНЫ ТУРЫНДА ҺӘР ГРАЖДАНИНГА НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы кулланучыларның социаль гарантияләрен тәэмин итеп кенә калмый, аларның хокукларын киңәйтә, ә җитештерүчеләрнең, сатучыларның һәм башкаручыларның үзләре күрсәтә торган эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылыгын арттыра, алар өчен кайбер бурычлар билгели.
-
Данил Солтанов өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегендә җиңде
21-24 ноябрь көннәрендә Казанда 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда Актанышның «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Данил Солтанов катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм Чемпионатында зур уңышларга иреште
Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен күптөрле ярышлар оештыра. Республика Беренчелеге һәм Чемпионат турнирларында Актаныш командасы һәрвакыт җиңүләр яулап, еллык хөрмәтләү тантанасында олы бүләкләргә лаек булды.