Әнкәйләргә багышлана дөньяда иң матур җыр: Шәбезбашта махсус хәрби операциядә яраланган хәрбинең әнисен хөрмәтләделәр
Кыркаентүбә авылында яшәүче Дөлхәбирә Исламова бу көннәрдә зур горурлык хисләре кичерә. Әниләр көнендә күршедәге Шәбезбаш авылы клубында оештырылган «Әнкәйләргә багышлана дөньяда иң матур җыр» кичәсендә Дөлхәбирә Гофран кызын батыр ул үстерүе өчен авылдашлары олы хөрмәт күрсәттеләр.
Иске Кормаш- Актаныш районының иң олы җирлекләрнең берсе, аңа караган барлык кече авылларда да Әниләр көненә багышлап мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм чаралары үткәрде.
Шәбезбаш авылындагысы аеруча истәлекле булды. "Әнкәйләргә багышлана дөньяда иң матур җыр" дип аталган кичәгә якын-тирә җирлекләрдән дә мәдәният хезмәткәрләре һәм махсус кунак-җырчы, гармунчы, сүз остасы Нурсания Госманова килгән иде.
Чара җыр, бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Халык бу көнне чын күңелдән ял итте. Бәйрәмнән кергән унбер мең сум акча махсус хәрби операциядә Россиянең киләчәге өчен көрәшүче батыр егет Финус Исламовның әнисе Дөлхәбирә Гофран кызына тапшырылды.
Дөлхәбирә Исламованың бүген җылы сүзгә, юату, кайгыртуга бигрәк тә мохтаҗ чагы. Улы Финус Украинадагы бәрелешләрдә яраланып госпитальдә дәвалана. Газизенең исән-сау терелеп аякка басуы өчен ана көн-төн догалар укый. Алып батыр хәтле гәүдәсе булмаса да, Финусы кечкенәдән карусыз, ярдәмчел булып үсә, әнисенә бетмәс-төкәнмәс йорт эшләрендә һәрвакыт булыша. Бәхетен читтән эзләми, авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр сайлап туган авылында хезмәт куя. 2011- 2012 елларда армиядә булып кайтканнан соң «Әнәк» агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендә ветеринар булып эшли, хуҗалык терлекләренең сәламәтлеге сагында тора. Авылдашларының да гозеренә игътибарлы була, сыер, бозау, сарыклары авырып киткәндә аларны аякка бастыра, квалификацияле ветеринария ярдәме күрсәтә. 2022 елда мобилизация башлангач, беренче чакырылышта ук илебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, неонацизмга каршы көрәшкә китә.
Курку белмәс Кыркаентүбә егете яу кырында да үзен лаеклы тота, командирларының приказларын төгәл үти, сугышчан дусларына авыр чакта аркасын куя белә. 2024 елның 17 гыйнварында РФ Оборона министрлыгы Финус Исламовны «СВОда катнашучы» медале белән бүләкли.
Менә шундый батыр уллар үстергән аналар алкышларга, хөмәтләүләргә бик тә лаеклар. Дөлхәбирә Исламова авылдашларына авыр чакта ярдәм итүләре, һәрвакыт терәк булганнары өчен сәхнәгә күтәрелеп олы рәхмәтен белдерде, барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.
Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева матур бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Рәмилә Хамматуллинага, кичәне ямьләп килгән артистларга рәхмәт әйтте.
Сугышлар бетеп, илләр тынычланып, егетләребез исән-сау туган якларга кайтсыннар иде!- дип, кичәдә катнашучыларның барлык изге теләкләрен берләштереп тәмамлады ул сүзен
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде.
Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев