Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм Чемпионатында зур уңышларга иреште
Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен күптөрле ярышлар оештыра. Республика Беренчелеге һәм Чемпионат турнирларында Актаныш командасы һәрвакыт җиңүләр яулап, еллык хөрмәтләү тантанасында олы бүләкләргә лаек булды.
20 яшькә кадәргеләр Татарстан Республикасы Беренчелегендә, ә 20 яшьтән 50 яшькәчә сәламәтлеге чикләнгәннәр Татарстан Республикасы чемпионатында көч сынаша.
Актаныш районы инвалидлар оешмасы барлык спорт ярышларына да командалар туплап, райондашларыбызның бәйгеләрдә катнашуын оештыра. Күрсәткечләр дә һәрвакыт уңышлы, көчле рухлы, тормыш авырлыкларына бирешми яши белүче актанышлылар турнирлардан җиңү белән кайталар, призлы урыннар яулыйлар.
23 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Чемпионатына еллык йомгак ясап, мул табыннар янында тантаналы чара уздырды. Әлеге бәйрәмдә Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте вәкилләре дә катнашып олы хөрмәтләүгә лаек булдылар.
Татарстан Республикасы Беренчелегендә Актаныш районы командасы мактаулы 2 нче, Татарстан Республикасы Чемпионатында 3 нче урында. Инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе, сәламәтлекләре чикләнгәннәрне бер командага оештырып, ярышларга алып барып, көч сынашларда җиңүгә канатландыручы Фәйрүзә Разетдиновага республика җитәкчелеге кубоклар, бүләкләр тапшыра. Безнең команданың оста уенчысы Илнур Могътазиров тантана кунакларын үзенең җырлары белән котлый, дәрт-дәрман өсти. Аны кат-кат сәхнәгә чакырып җырлаталар, алкышларга күмәләр.
Яңа елга санаулы гына көннәр калганда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте менә шундый хөрмәтләүләр белән үз эшчәнлегенә лаеклы бәя алды. Афәрин, котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев