Данил Солтанов өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегендә җиңде
21-24 ноябрь көннәрендә Казанда 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда Актанышның «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Данил Солтанов катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Татарстанның «Волга 2» командасы өчен чыгыш ясап, Данил команда турнирында 2 нче урынны алып, көмеш медаль яулады. Парлы ярышларда 3 нче урынга керде һәм Идел буе федераль округының дәрәҗәле ярышларына юллама алды.
Данилның остазы Булат Солтанов үз шәкертенең үҗәтлеген һәм максатчанлыгын билгеләп үтте, бу аның турнирда уңышка ирешү нигезе. Данилны уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев