26 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Уразай авылында яшәүче шагыйрә Рәмзия Әхмәтованың «Җанда калган эзләр» китабы тәкъдим ителде
Бүген Актаныш районы үзәк китапханәсендә Уразай авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Рәмзия Әхмәтованың «Җанда калган эзләр» исемле тәүге китапларының берсе тәкъдим ителде. Очрашу авыл халкы, балалар һәм мәдәният вәкилләре өчен зур әдәби бәйрәмгә әверелде.
-
Актаныш районында бер ир-ат кабаттан исерек килеш руль артына утырган өчен мәҗбүри эшкә хөкем ителде
Татарстан Республикасы Актаныш районы суды 23 яшьлек җирле кешегә карата хокукый карар чыгарды, ир-ат кабаттан исерек килеш руль артына утырган өчен мәҗбүри эшкә хөкем ителде.
-
«Алтынчәч» балалар бакчасында «ЯШЕЛ» төс көнен билгеләп үттеләр
Актаныш районының «Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре күңелле һәм файдалы чара – «ЯШЕЛ» төс көнен билгеләп үтте. Тәрбиячеләре Кәдрия Вәсим кызы балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм ныгыту буенча эшчәнлек формасында таныштырды.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә буран чыгачагын хәбәр итте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә, 27 гыйнварда, республика территориясендә секундына 15–18 метрга кадәр көчле җил, шулай ук буран көтелә.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары - регионара тарих олимпиадасында призерлар!
Тарих фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының регион этабында катнашып, гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучылары Рәхимов Булат, Фазаелова Таңсылу, 11 класс укучылары Хаҗиев Румил, Рәхматулин Артур, Галиев Камил, Сәрвәрова Язилә призер булдылар.
-
Актаныш районында 2026 елның тәүге сабые теркәлде
Бүген, 26 гыйнварда Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә шатлыклы вакыйга булды, 2026 елда дөньяга килгән беренче балага тантаналы төстә туу турындагы таныклык тапшырылды.
-
Түбән Кама мәктәбендә һөҗүм иткән яшүсмерне туктаткан җыештыручыга 500 мең сум түләнәчәк
Түбән Каманың 37 нче лицее җыештыручысы Алсу Анәсовага, мәктәптәге фаҗигале вакыйга вакытында яралануына карамастан, батырлык күрсәтеп һөҗүмчене туктатканы өчен 500 мең сум күләмендә матди бүләк биреләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
-
Татарстанда яшьләр учреждениеләренең эш вакыты 21:00 сәгатькә кадәр озайтылачак
Татарстанда яшьләр учреждениеләре эшен 21:00 сәгатькә кадәр, ә кайбер очракларда тагын да соңрак вакытка кадәр озайту күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә, «12 кат» проекты кысаларында, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
-
Бүген Актаныш районы мәктәпләрендә дәресләр расписание буенча үткәрелә
Һава торышы кинәт салкынаю сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова әйтүенә караганда, Актаныш районы мәктәпләрендә бүген дәресләр гадәти режимда уздырыла.
-
Салкыннар дәвам итә
Татарстанда бу атнада да салкыннар дәвам итә. Бүген Актанышның үзендә -28 градус булды, Иске Байсарда термометрның терекөмеш баганасы 38 градуска кадәр төшкән.