Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Бүген Актаныш районы мәктәпләрендә дәресләр расписание буенча үткәрелә

Һава торышы кинәт салкынаю сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова әйтүенә караганда, Актаныш районы мәктәпләрендә бүген дәресләр гадәти режимда уздырыла.

24 январь,  шимбә көнне нык салкын булу сәбәпле, дәресләр район буенча үткәрелмәде. Ә бүген, 26 январьда гадәти режимда эшлибез. Мәктәпкә килгән балалар белән дәресләр үткәрелә. Шунысы бар, иртән мәктәп автобусларының берничәсе суыктан кабынмады,-диде Раниза Митьян кызы.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә «Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләрне -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә -25 градус салкын булганда үткәрмәскә ярый», дип аңлатма бирелгән.

  • Шулай ук авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -25 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә шул ук 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -27 градус булганда үткәрмәскә киңәш ителә.
  • Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә 10нчы һәм 11нче сыйныфларда -30 градус салкында, ә шәһәр мәктәпләрендә -32 градус салкында дәресләр уздырылмый.
  • «Санитария нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә, кышкы чорда кечкенә сыйныф укучыларының физкультура дәресләрен урамда ачык һавада үткәрү һава температурасы өч градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә. Өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр һава температурасы -10 градустан түбән булмаган һәм җил секундына 6-10 метрдан көчлерәк булмаган очракта урамда үткәрелә ала», – диелә хәбәрдә.
  • Министрлыкта шулай ук температура -25 градус һәм аннан да салкынрак булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм муниципалитетлардан читкә алып чыкмаска киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев