Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Уразай авылында яшәүче шагыйрә Рәмзия Әхмәтованың «Җанда калган эзләр» китабы тәкъдим ителде

Бүген Актаныш районы үзәк китапханәсендә Уразай авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Рәмзия Әхмәтованың «Җанда калган эзләр» исемле тәүге китапларының берсе тәкъдим ителде. Очрашу авыл халкы, балалар һәм мәдәният вәкилләре өчен зур әдәби бәйрәмгә әверелде.

Уразай авылында гомер итүче Әхмәтова Рәмзия — иҗатка гашыйк, актив тормыш позициясе белән яшәүче шәхес. Ул төрле иҗтимагый оешмалар үткәргән әдәби бәйгеләрдә даими катнаша, «Агыйдел дулкыннары» әдәби-иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы булып тора. Шулай ук Рәмзия апа — үрнәк әни, акыллы тормыш иптәше, авылның актив җәмәгать эшлеклесе.

Шагыйрә композиторлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аның шигырьләренә язылган җырлар бихисап, һәм аларның күпчелеге бүгенге көндә халык арасында яратып башкарыла. Китап презентациясендә дә Рәмзия Әхмәтованың сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.

 

Автор иҗатын якыннанрак таныту максатыннан әлеге чарага балалар бакчасы һәм мәктәп коллективлары, сәнгать мәктәбе укытучылары, дуслары, авылдашлары, хезмәттәшләре чакырылган иде. Очрашу җылы атмосферада үтте, шигырьләр, җырлар, котлау сүзләре яңгырады.

 

Әлеге презентация Рәмзия Әхмәтованың китап бәйрәмнәреннән иң тәүгеләренең берсе булып тора. Аңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез, ә укучыларын киләчәктә дә күңелләргә үтеп керерлек, мәгънәле һәм матур китаплары белән сөендереп торуын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәмзия апа Әхмәтованы яңа китабы чыгуы белән тәбрик итәм. Кичәдә яңгыраган һәрбер шәрех белән 200% килешәм. Ул иҗат кешесе генә түгел, ул һәръяклап үрнәк шәхес. Сезгә саулык-сәламәтлек, бөтенлек телим, Рәмзия апа. Хөрмәт белән Алсу Галеева.