Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Актаныш районында 2026 елның тәүге сабые теркәлде

Бүген, 26 гыйнварда Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә шатлыклы вакыйга булды, 2026 елда дөньяга килгән беренче балага тантаналы төстә туу турындагы таныклык тапшырылды.

Яңа елның тәүге сабые — Нуретдинов Альмир Илфак улы. Ул 2026 елның 12 гыйнварында дөньяга килгән. Әтисе — Нуретдинов Илфак Нургаяз улы, әнисе — Нуретдинова Марина Виталий кызы. Гаилә Татар Суыксуы авылында яши. Альмир — гаиләдәге өченче бала: ике кыздан соң күптән көтелгән малай ул.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфина Мөхәммәдиева, ел саен яңа елның беренче сабыен аерым дулкынлану белән көтеп алабыз, ди:

— Яңа елда туган тәүге сабый — ул һәрвакыт якты өметләр, тормыш дәвамы символы. Нуретдиновлар гаиләсен сау-сәламәт, матур ир бала тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, — диде ул.

Актаныш районында күпбалалы гаиләләр саны артуга таба, бу бик уңай күренеш. Елдан-ел күбрәк гаиләләр өченче, дүртенче, хәтта бишенче балаларын алып кайтырга карар кыла, бу исә гаилә кыйммәтләренең ныгый баруы дигән сүз.

Яңа елда районыбыздагы гаиләләрдә сабыйлартагы да күбрәк тусын, балаларның шат авазы көйләребезне шатлык һәм бәхет белән тулыландырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев